«Мисс Свияга» конкурсы эрудицияне тикшерү, такмаклар башкару, балык чистарту һәм ишү ярышлары белән аерылып торды, Матурлык, акыл һәм халык гореф-гадәтләренең бердәмлеген күрсәтте. Ул Идел төбәгенең мәдәни традицияләрен саклауга юнәлдерелгән «Халык көймәсе» фестивале кысаларында узды.
"ПОЗиС" компаниясе «Мисс Свияга» конкурсын хуплады һәм җиңүчегә файдалы бүләк тапшырды. Ул Яшел Үзәндә яшәүче Екатерина Соболева була. Бүләк итеп ул «Свияга»суыткыч камерасын алды.
Россия Машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе, "ПОЗиС" АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов мондый чараларга ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте, җиңүчегә бүләк – Идел буе традицияләрен хөрмәт итүче талантлы яшьләрне бүләкләүгә өлеш кертүен ассызыклады.
«Мисс Свияга-2025» конкурсы традицияләр һәм заман гармониясен күрсәткән якты вакыйгага әверелде.