Санкт-Петербургтагы ярышларга Россиянең 26 төбәге арасында иң көчле Яшь армия коллективлары җыелды. Татарстан Республикасыннан Яшел Үзәннең «Витязи»командасы чыгыш ясады.
Яшь армиячеләребез Михаил Романов, Салават Гобайдуллин, Әмир Таһиров, Илья мишутов, Данил Вавилов, Богдан Федоров, Александр Потапов ышанычлы рәвештә диңгез эстафетасын, ату, ориентлашу, тактик каршылыклар полосасын һәм интеллектуаль турны узды. Команда җитәкчесе Максим Петров. Җиңүчеләребезнең остазлары арасында ТР «Юнармия» Региональ штабы җитәкчесе, генерал-майор Александр Бородин, «Юнармия» нең Яшел Үзән бүлекчәсе штабы башлыгы Вадим Петров бар.
Бүләкне балаларга Россия Хәрби-Диңгез Флоты Башкомандующиеның урынбасары, контр-адмирал Владислав Павлов һәм «Юнармия» нең баш Штабы начальнигы, Россия Герое Владислав Головин тапшырдылар.
Сезнең белән горурланабыз, егетләр! Шулай тотарга! Котлым!