14 сентябрьдә Татарстанда республика башлыгын сайлаулар узачак-кандидатлар турында сөйлибез

2025 елның 1 августы, җомга

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидат буларак теркәде. Ул теркәлү өчен документларны 24 июльдә тапшырган. Аны «Бердәм Россия»сәяси партиясе тәкъдим итте.

🔹ТР рәисе вазыйфасына тагын бер кандидат булып бүген Виталий Смирнов теркәлгән (»Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе").

🔹Шулай ук теркәлү өчен документларны тагын ике кандидат тапшырды – Хафиз Миргалимов (КПРФ), Руслан Йосыпов (ЛДПР). Тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген һәм аларның закон таләпләренә туры килүен ТР Үзәк сайлау комиссиясенең эш төркеме тикшерә, шуннан соң тиешле карар кабул ителә.

Еще тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез, сайлаулар 14 сентябрьдә узачак. Республика территориясендә бу көнне 2752 сайлау участогы ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International