Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев белән берлектә берничә авыл хуҗалыгы объекты эшчәнлеге белән танышты, шулай ук район активы вәкилләре белән очрашты, җиләк плантацияләрен карады һәм «Җиләкле үзән»хезмәткәрләре белән аралашты.
Хуҗалык 2012 елдан бирле эшли. Биредә кара һәм кызыл карлыган, кура җиләге, җиләк, каен җиләге үстерәләр. Объектның 800 тонна җиләккә исәпләнгән мультимемпературалы комплексы, продукция сату өчен махсуслаштырылган кибете бар.
Узган ел хуҗалык территориясендә 30 кеше сыйдырышлы глэмпинг ачылган иде.
Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, урып-җыю эшләре кысаларында уңыш гектардан 34 центнер чамасы тәшкил итә, район хуҗалыкларында 12 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә.