Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Мәктәп һәм бакча – авылның йөрәге ул!
2013 елның 23 ноябре, шимбә
Мәктәп һәм балалар бакчасы теләсә кайсы авылның йөзен билгели, шуңа күрә редакция заданиесе буенча районга командировкага чыкканда мәгариф учакларының торышы, эш-гамәлләре белән танышырга тырышабыз. Бишнәгә баргач та, иң беренче эш итеп, мәктәпкә кердек.
Ике катлы типовой бинага урнашкан Бишнә башлангыч мәктәбе балалар бакчасын да үз канаты астына сыендырган. Балалар бакчасының 2 төркемендә хәзерге вакытта 35 нарасый тәрбияләнә. Бер авыл өчен аз түгел, димәк, авылның киләчәге бар һәм өметле дигән сүз.
– Матур гына эшләп торган безнең урта мәктәпне, финанс чыгымнарын киметү максатыннан, моннан берничә ел элек башлангычка үзгәртеп куйганнар иде, әмма кайчан да булса авылда янәдән урта мәктәп эшли башлар, дигән өмет яши күңелдә, – дип сөйли Бишнә башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы директоры Зөлфия Сабирова. – Сиксәненче елларда салынган булса да, бинабыз әйбәт: иркен дә, җылы да, якты да, төзек тә. Сыйныф бүлмәләре күп. Мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе Алексей Сафин да, мәктәп бинасын карагач, бинаның, чыннан да, заман таләпләренә туры килүен, киләчәктә урта мәктәп ачарга төпле нигез булуын әйткән иде. Мәктәпнең үзәктән ягып җылытылуын да, краннан кайнар су агып торуын да әйтергә кирәк.
Авыл мәктәбе өчен укучылары да җитәрлек. Бүгенге көндә башлангыч мәктәпнең I-IV сыйныфында 14 бала белем ала. Урта мәктәп ябылгач, авылның 23 баласы – Ключигә, 11е Олы Карагуҗа урта мәктәбенә йөреп укырга мәҗбүр. Башлангыч мәктәптә өлгереш әйбәт. Уку-укыту сыйфаты яхшы. Мәктәп коллективы, тирә-юньне төзекләндерү, бакчаны тәртиптә тоту һәм анда җиләк-җимеш, яшелчә үстерү буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән бәйгенең «Иң яхшы башлангыч мәктәп» номинациясендә җиңеп чыгып, оргтехника сатып алуга сертификат откан. Мәгариф идарәсе дә әлеге коллектив турында яхшы фикердә.
– Бишнә мәктәбендә һәрвакыт көчле укытучылар эшләде, – дип искә ала Яшел Үзән мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйханә Мостафина. – Районда үткәрелгән фән олимпиадаларында бу мәктәп укучыларын ел саен призерлар рәтендә күрергә мөмкин иде. Хәзер дә шулай. Мәктәптә эшләүче укытучыларның икесе дә, Тәскирә Идиятова да, Гөлсинә Гарифуллина да – әйдәп баручы укытучылар. Хәзер балалар мәктәпкә бакчадан зур әзерлек белән килә. Монысы тәрбиячеләр Рәхилә Сабирова, Резидә Гыйззәтуллина, Эльвира Кәлимуллинаның тырыш хезмәте.
Авыл балалары, Ключи, Олы Карагуҗа урта мәктәбенә йөреп укыса да, элек үзләре укып киткән мәктәпкә һәм укытучылары янына төрле бәйрәмнәрне үткәрергә, нәниләр өчен яңа уеннар оештырырга, уңышлары белән уртаклашырга килә. Укытучылар да үзләрендә белем алганнарның күрше авыл мәктәпләрендә укуы белән даими танышып тора. Элемтә шулай дәвам итә.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 7 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 8 июне
2026 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез җилнең тиз көчәюе 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр) булган яшен; локаль боз.
6
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 июне
2026 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метрга җитә.
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз