Талантлы педагогларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән Бөтенроссия конкурсы кысаларында Татарстан Республикасының 34 вәкиле бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында - 10 нчы гимназиянең татар теле укытучысы Миләүшә Нәҗметдинова.
Өч елдан да ким булмаган стажлы педагоглар катнашкан Конкурс кандидатларны үз методик эшләнмәләре булу, укучыларның уңышлары һәм укучыларның төрле категорияләре белән эшләү тәҗрибәсе кебек критерийлар буенча бәяләде.