Яңа башлыклар сайланды

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
20 ноябрьдә шәһәр тибындагы Карамалы Тау муниципаль берәмлеге башлыгы итеп Айрат Минтаһир улы Гыйниятов сайланды.
Айрат Гыйниятов 2010 елдан Олы Ходяш авыл җирлеге башлыгы булып эшли, аңа 35 яшь. Хәзер җитәкчелек итәсе муниципаль берәмлеккә Карамалы Тау, Мизиново, Олы Ходяш авылы җирлекләре кертелде.
Шул ук көнне Әйшә авылы җирлеге башлыгы итеп Моисеев Сергей Николаевич сайланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International