Әюпов Рифхәт Әхәт улы Бозауъяз районының Төбәк авылында туган. 40 елын югары сыйныфларда математика укытуга багышлады. 1997 елда Яшел Үзәнгә күчеп килә. 25 елдан артык «Тынычлык»мәчетендә дини чараларның активисты һәм оештыручысы булып тора. Намуслы хезмәте өчен күп кенә бүләкләргә һәм грамоталарга, шулай ук "хезмәт ветераны"исеменә лаек була.
Бүген Рифхәт Әхәт улының өч баласы, биш оныгы, биш оныкчыгы бар.
Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән юбилярны бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Котлауларга кушылабыз!