Яшел Үзәндә вакансияләр ярминкәсе узачак

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көненә кадрлар үзәге пенсия яшенә җиткән затлар һәм өлкәннәр өчен махсус вакансияләр ярминкәсе уздыра! Барлык теләүчеләрне чакырабыз!

Вакансияләр ярминкәсе 1 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак.
Адресы: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1, Кадрлар үзәге (1 кат).

Һәр килүчегә хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультация алу, эшкә урнашу максатларында предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән әңгәмә узу мөмкинлеге булачак.

Эш бирүчеләргә эш шартлары турында сораулар бирергә, беренчел
әңгәмә шул ук көнне вакансияләр ярминкәсендә дә була.

Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә. Белешмәләр өчен Телефон: 8 (84371) 5-64-92.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International