Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Ясалма түгел, ничек бар, шулай биибез
2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Затлы ташның ялтырау үзлеге бар һәм аны әллә кайдан ерактан күреп алырга мөмкиннәр. Төптә ятса да. «Җәүһәр» фольклор ансамблен дә шулай. Бер чарада катнашсалар, икенчесенә чакырып китәләр. Конкурс-фестивальләрне үзләре эзләп, үзләре табып катнашкан очраклар да юк түгел, тәҗрибә нәкъ шулай гына туплана, җиңүгә омтылыш барлыкка килә.
Шушы көннәрдә «Интерфолк» IV Халыкара фольклор фестиваленнән җиңүче кубогы алып кайткан «Җәүһәр» ансамбле солисткасы Юлиана Александрова белән фестиваль хакында сөйләшәбез.
– Юлиана, бу юлы фестивальгә сезне кем чакырды?
– Хәзер, интернет заманында, иҗади бәйгеләр турында информация табу авыр түгел. Бу юлы үзебез заявка бирдек. Ә менә шушы халыкара фестивальдә безнең чыгышыбызны күргән белгечләрнең киләсе елның декабрендә Таллинда узачак этнография чемпионатына чакырулары – анысы хак.
– Шундый югарылыкта чыгыш ясагансыз, димәк?
– Санкт-Петербургта бу фестиваль 2008 елдан бирле уздырыла. Географиясе елдан-ел киңәя. Быел анда Эстония, Латвия, Литва, Франция, Япониядән һәм Россиянең бик күп төбәкләреннән фольклор коллективлары катнашты. Үзебез торган «Санкт-Петербург» кунакханә комплексының концертлар залында бер-бер артлы коллективлар үз чыгышларын күрсәтте. Һәрберсе үз халкының кабатланмас үзенчәлеген ачып бирергә тырышты. Мондагы иҗади бәйрәм атмосферасы һәр конкурсантның күңелендә озак сакланыр әле.
– Фестивальдә нинди программа күрсәттегез?
– Соңгы программабыз – «Кушкапка» уеннарын. Соңгы елларда кайсы гына фольклор ансамбле чыгышын гына алма, аларның күпчелеге чыгышы, русча әйткәндә, стилизованный, ягъни тамашачыга юнәлдерелгән. Ә безнең чыгыш халык, менә элек ничек күңел ачкан, шулай бара: үзенә бикләнебрәк, оялыбрак, артык ясалма элементлар күрсәтмичә генә. «Чабата» биюенең үзенчәлеген бик тиз күреп алдылар.
– Фестивальдән тыш, тагын нәрсәләр истә калды?
– Бәйгедән тыш, ике концертта катнаштык. Инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 571нче мәктәптәге чыгыштан соң, укучылар, яныбызга килеп, кулларыбызны кыса-кыса рәхмәт әйтте. Бик тә тәртипле, зыялы балалар. Красносельский районының администрация залындагы чыгышыбыз да барысына да ошады. Нигездә, эстон, латыш төркемнәре белән чыгыш ясадык, ә аларның чыгышлары күбрәк биюгә корылган иде. Ә безнекеләр арасында җырчылар да бар бит, Нуриев Адель белән Ефремова Таняның җырлавы чыгышыбызны тагын да бизәп җибәрде. Фестивальдән тыш, төрле экскурсияләрдә булдык. Михайлов сараендагы Рус музеендагы бөек рәссамнарның әсәрләре безне таң калдырды. Гидыбыз әдәбият-музыка залында дөньяның иң данлыклы җырчылары чыгыш ясавы турында әйтте. Шунда солистыбыз Татьяна Ефремова, коллективтагыларның кыставына түзмәде, керәшеннәрнең Озын көен сузып җибәрде. Ул аны шулкадәр үзенчәлекле итеп башкарды ки (акустика да монда искиткеч!), бөтен зал, ә анда төрле илләрдән туристлар бик күп иде, шаккатты. Аннары Татар бистәсендә булдык. Петр I заманында салынган бистә мәчете, гидның татар диаспорасы турында тирән хөрмәт белән сөйләве бездә зур горурлык уятты. Мойкадагы Пушкин музей-йорты да безгә тетрәндергеч тәэсир итте. Санкт-Петербургта узган 5 көнебез өчен без, әлбәттә, иң беренче чиратта, җитәкчебез Резедә Александровага, матди ярдәм итүчеләр – Осиново җирле үзидарәсенә, «Майский» теплицалар комбинаты профсоюзы комитетына, шәхси эшмәкәрләр Лариса Гурьяновага һәм Рафаэль Абдрахмановка рәхмәтле. Без аларның өметен акладык, илебезнең һәм чит илләрнең танылган фольклор ансамбльләре арасында үз номинациябездә («Катнаш жанр») III урынны яулап кайттык.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 7 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 8 июне
2026 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез җилнең тиз көчәюе 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр) булган яшен; локаль боз.
6
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 июне
2026 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метрга җитә.
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз