Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Кар юк, ә бәйрәм килә
2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Бусагада – халкыбызның иң яраткан бәйрәме Яңа ел. «Шундый булып калыр өчен шәһәрнең барлык хезмәтләре, Кремль сәгате кебек, төгәл эшләргә тиеш», – ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Җаппаров.
Әй, без Кыш бабайга ышанмыйбыз инде, дип ычкындырып кара Ренат Рәшит улы алдында! «Ә мәдәният ышана!!!» – дип, катгый итеп әйтеп куя һәм син ирексездән «ышана» башлыйсың. Ул ни дигән сүз?! Бүгенге көннән үк бәйрәмгә әзерләнә башлау. Быел Яңа ел чыршылары 21 декабрьдә кабыначак һәм матур чараларга старт биреләчәк. Ә чаралар аеруча кызыклы. Барысын да ачып салмыйча, кайберләрен генә искәртеп китәм. Һәр ел ахырындагыча, район башлыгы сәләтле балалар белән очраша. Олимпия утының безнең төбәккә төп-төгәл 30 декабрьдә килеп җитүен генә күр, заказ биреп куйганнармыни?! Бу уңайдан Зөя утравында искиткеч күңелле бәйрәм булачак. Олимпия утын каршы алу үзе аерым бер сценарий буенча барачак, ә менә Төп чыршы уты әлеге факелдан кабыначак.
Шәһәрдә төп бәйрәм «Родина» мәдәният сарае (анда балалар чыршысы куелачак) каршында түгел, ә бәлки, «Авангард» стадионында булачак. «Чыршы»ның яңа металл конструкциясен Горький исемендәге заводта монтажлыйлар. Шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы өчен сәхнә дә әзер. Быел, чыршының бер өлеше сүтелмичә стадионда калдырылып, дизайнерлар аны төрле утлар белән балкытып, җәе буе биредә ял итүчеләрнең күзен иркәләп торачак. Шулай ук, традиция буенча, 9нчы лицей янында да чыршы үз урынын алачак.
Быел шәһәр һәм районның 23 меңнән артык баласына Кыш бабай бүләк әзерли. Балалар аны һәр баланың яшенә карап оештырылган кичәләрдә сакаллы тылсым иясенең үз кулыннан алачак.
Әйе, бәйрәм килә! Тышта әле җылы, кары юк, дип тормый. Ә безгә елны йөзне кызартмый торган нәтиҗәләр белән төгәлләп куясы гына кала. Кыш бабай «чеметтермәсен» өчен, 1 ай вакыт бар әле барын...
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 7 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 8 июне
2026 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез җилнең тиз көчәюе 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр) булган яшен; локаль боз.
6
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 июне
2026 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метрга җитә.
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз