Татарстанда җир кишәрлекләреннән файдаланмауның яңа критерийларын куллану мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Иртәгә, 29 октябрьдә, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җир кишәрлекләре хуҗалары өчен чираттагы кайнар телефон линиясе үткәрәчәк, бу 2025 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең торак пунктлар җирләренә караган җир кишәрлекләрен, бакча һәм яшелчә кишәрлекләрен кулланмау билгеләрен билгели торган карарына бәйле.

Милекчеләр кайнар линиягә шалтыратып, җир кишәрлекләреннән файдаланмау билгеләре исемлеген, мөмкин булган хокук бозуларны вакытында бетерү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген белә алалар.

Сорауларыгызны 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казанда 8 (843) 255-25-71 телефоны аша бирергә була.  Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә була.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International