Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Чигәсеңме, әллә бәйлисеңме – рәхим ит!
2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Балаларны мәктәптән соң шөгыльләндерү, аларга өстәмә белем бирү, иҗади сәләтләрен үстерү мөһим тәрбия чарасы булып тора. Шәһәрнең балалар иҗаты үзәге үз эшчәнлеген шул юнәлештә алып бара.
Күп еллар дәверендә тузган бинада эшләгән үзәк шушы көннәрдә яңартылган, яхшы итеп ремонтланган иркен бинага күченеп, яңа тормышын башлап җибәрде. Аны рәсми рәвештә ачу тантанасы узган шимбәдә булды. Ул шәһәрнең 1нче мәктәбенең иске бинасында урнашып, аңа капиталь ремонт ясарга республика бюджетыннан 42 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Хәзер ул танымаслык итеп үзгәртелгән. Меңнән артык квадрат метрны тәшкил иткән бу үзәктә хәзер 16 укыту бүлмәсе бар.
Тантанада район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев республика җитәкчелегенә, күрсәтелгән ярдәм һәм төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен, рәхмәт белдерде, үзәктә шөгыльләнүчеләргә иҗади җиңүләр һәм уңышлар теләде. Болардан соң кунакларга монда берничә айда булган үзгәрешләрне үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бирелде. Ремонт уздырылудан тыш, бу үзәккә 3 миллион сумлык җиһазлар да сатып алынган.
Яхшы җиһазландырылган, иркен бинада хәзер меңәрләгән бала рәхәтләнеп шөгыльләнә. Кунакларны үзәк директоры Ирина Фесенко озатып йөрде.
– Үзәктә 3 меңнән артык бала белән 57 педагог эшли. Аларның һәммәсе иҗади эзләнүдә булып, балаларны сәнгатькә, тарихка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә, – дип сөйли ул. – Нинди генә түгәрәкләр эшләми монда. «Сәйлән белән чигү» дисеңме, «Крючок белән бәйләү», «Оста куллар», «Макраме», «Кәгазь пластика» һәм башкалар бар. Халык уен кораллары ансамбленә, эстрада җырлары һәм башка студияләргә дә балалар бик яратып йөри. Безнең үзәк хәзер шәһәр бәйрәмнәре, кызыклы чаралар уздыру урынына да әйләнәчәк, чөнки монда аларны уздырырлык шартлар бар. Сәләтле балаларны ачыклау төп бурычыбыз булып кала. Даими рәвештә эзләнеп, һәр балага индивидуаль якын килеп эшләргә тырышабыз. Киләчәккә корган планнарыбыз да зурдан, мөмкинлекләребез артты.
Кайсы бүлмәгә яисә залга кермә, кызыклы дәресләр бара. Кемнәрдер кул эшләре белән шөгыльләнә, кемнәрдер үз студияләрендә җырлый, бии, уен коралларында өйрәнә, кемдер гитарасын чиртә, кемдер 1нче сыйныфка укырга барырга әзерләнә.
Бу көнне монда тагын бер тантана булды: «Яшел патруль» берләшмәсе оешты. Балалар тантаналы ант бирде, кунаклар аларга матур теләкләрен җиткерде.
Балаларның иҗади сәләтен үстерүче үзәккә йөргән һәр баланың җәмгыятькә файдалы кеше булып үсәчәгенә шик юк.
Яшел Үзән балаларына менә нинди зур бүләк ясалды. Иркен заллардан балаларның хәзер өйләренә таралышасы да килмәс.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 7 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 8 июне
2026 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез җилнең тиз көчәюе 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр) булган яшен; локаль боз.
6
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 июне
2026 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метрга җитә.
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз