Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Бәя арта, сыйфат яхшыра
2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Балалар бакчасына балаңны йөрткән өчен түләүләр арту темасы көн кадагыннан төшми, бигрәк тә уртача хезмәт хакы белән әллә ни мактана алмаган Яшел Үзәндә. Массакүләм мәгълүмат чараларында да яшь әти-әниләрнең ризасызлыгы турында да әледән-әле язмалар күренеп тора. Моны аңлату эше җитмәүдән дип аңлатырга тырышалар. Югыйсә бу турыда бик күп язылды.
Узган атнада шәһәребезнең 13 һәм 18нче балалар бакчаларында ата-аналар белән ТР Фән һәм мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин, финанс министрлыгы һәм район җитәкчелеге вәкилләре очрашып, халыкны тынычландырырга тырышты.
«Россия Федерациясендә Мәгариф турында закон»га 2014 елның 1 гыйнварыннан үзгәрешләр керү сәбәпле, баланы бакчага йөрткән өчен ата-аналар күбрәк түли башлый. «Яңа стандартларга ярашлы рәвештә, бакча – гомуми белем бирүнең беренче баскычы, димәк, бакчаның материаль-техник базасы, укыту-тәрбияләү процессы яхшырачак, тәрбиячеләрнең профессиональ дәрәҗәсе үсәчәк. Шулай булгач, чыгымнарның артуы гаҗәп түгел», – ди Данил Мәхмүт улы.
Әмма эшләп тә табышы аз булганнарга борчылыр урын юк: компенсация түләнәчәк. Компенсация (беренче балага – 20, икенчесенә – 50, өченчесенә – 70 процент) болай да түләнә иде бит, диярсез. Яңа закон буенча чыгымнар өч өлешкә бүленә: белем биргән өчен, коммуналь хезмәтләр һәм балаларга күз-колак булып торган өчен. Әйе-әйе, ата-аналар баланы карап-тәрбияләп торган өчен генә түли, калганын дәүләт күтәрә. Гыйнвардан исә ата-аналар шушы компенсацияләргә өстәп, өстәмә компенсация дә алачак. Аның күләме гаилә кеременә карап билгеләнә: гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән табыш суммасы 10 мең сумга кадәр, 15 мең сумга кадәр, 20 мең сумга кадәр. Әгәр керем 20 мең сумнан артып китсә, компенсация түләнми. Шулай итеп, финанс министрлыгы вәкиле белдергәнчә, табышы кеше башына 10 мең сумга кадәр булган гаилә иң гадәти балалар бакчасы өчен 261 сум гына артык түли башлаячак, икенче бала йөргән очракта нибары 90 сумга. Данил Мостафин белдергәнчә, әле аны икегә бүлеп тә түләргә була: компенсация алганчы һәм компенсация алганнан соң.
Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров белдергәнчә, бу – район җитәкчелеге өчен өстән үтеп китә торган гына мәсьәлә түгел. Җитәкчеләр хакимияткә 9 ата-ананы (шәһәр, авыл һәм шәһәр тибындагы бистәдән) махсус чакырып, аларның бакчага түли алу сәләте белән кызыксынган. Барысын да уртага салып тикшергән һәм сөйләшкәннән соң, безнең ата-аналар өчен бу сумма күтәрә алырлык дигән нәтиҗәгә килдек, ди Сергей Геннадьевич.
Балалары 13нче балалар бакчасына йөрүче ата-аналар өчен бу сөйләшү яңалык түгел. Әлбәттә, бакча хезмәткәрләре мәгълүматны җиткергән, аңлату эшләре алып барыла. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдина белдергәнчә, компенсация өчен документларны (алар 6 айдан 6 айга тапшырыла) уңайлы булсын өчен бакчаларның үзендә махсус график буенча кабул итәләр. «Ата-аналар шуны истә тотсыннар: компенсация мөрәҗәгать иткән вакыттан соң гына түләнә», – ди республика социаль ярдәм үзәгенең 21нче филиал мөдире Анжелика Корнишина. Ягъни 2014 елның февралендә мөрәҗәгать итүчеләр гыйнвар ае өчен компенсациягә өметләнә алмый.
Әйе, 2014 елның 1 гыйнварыннан баланы бакчага йөрткән өчен күп итеп түли башладык та, барысы да ал да гөл булачак, дигән фикер тумасын иде. Уңай үзгәрешләр бүген үк сизелә бакчада. Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы күпкә артты, квалификацияләрен ешрак күтәреп торалар, яңа укыту-методик әсбаплар белән тәэмин ителеш күзгә карап яхшырды, диләр. Әмма ата-аналардан да балага карата күбрәк игътибар таләп ителә. Ике як бергә берләшеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗә буласын аңлатып торасы юк.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 7 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 8 июне
2026 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез җилнең тиз көчәюе 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр) булган яшен; локаль боз.
6
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 июне
2026 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метрга җитә.
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз