Татарстанның 1000нән артык машина төзүчесе Республика кан үзәге белән хезмәттәшлек кысаларында кан тапшырган

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Мартта «Россия машина төзүчеләр берлеге» нең Татарстан төбәк бүлеге һәм «ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССО массакүләм ирекле донорлыкны үстерү турындагы килешү кысаларында уртак эшкә нәтиҗә ясадылар. Бер ай эчендә хәйрия акциясендә 1045 кеше катнашты.  Канны һәм аның компонентларын машина төзелеше тармагының әйдәп баручы предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук республиканың профильле уку йортлары студентлары һәм укытучылары тапшырды. 

Донор акцияләре берничә мәйданчыкта, шул исәптән предприятиеләрдә оештырылган кан үзәгенең Күчмә бригадаларын да кертеп, узды.

- Донорлык-ул кешеләрне вазыйфаларына, исемнәренә һәм яшенә карамастан берләштерә торган мөһим инициатива.  Бу һәркемнең республика һәм ил халкының милли иминлегенә һәм сәламәтлегенә керткән шәхси өлеше, - дип билгеләп үтте «Союзмаш России» Татарстан регбүлек бүлеге рәисе Радик Хәсәнов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International