Картлык буенча иминият пенсиясен алучыга 80 яшь тулгач, билгеләнгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арта. 2026 елда теркәлгән түләү күләме, арттырмыйча гына, 9584,69 сум тәшкил итә, ә 80 яшькә җиткәч - 19169,38 сум.
Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге белгечләре яңадан исәпләүләр үткәрә-гариза язарга һәм фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Югары күләмдәге пенсия туган көннән исәпләнә башлый, ә асылда юбилейдан соң киләсе айга счетка керә.
Искәрмә-беренче төркем инвалидлыгы булган пенсионерлар. Аларга билгеләнгән түләү элек, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштергәндә, арттырылган иде инде. Шулай ук икеләтә арту социаль пенсия яки туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга кагылмый.
"Яңа, арттырылган күләмдә пенсия кешегә 80 яшь тулганнан соң киләсе айда килә. Әйтик, туган көне майда булган-димәк, июньдә пенсионер өстәмә түләү белән акча алачак. Алга таба югары күләмдә түләү ай саен гадәти срокларда күчереләчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм MAX, Вконтакте, Одноклассники һәм телеграмм социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).