Апрельдә Татарстанда күчемсез милеккә ихтыяҗның сизелерлек артуы теркәлгән

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

Татарстан Росреестрының статистик мәгълүматларына караганда, күчемсез милекнең икенчел базарында килешүләр саны Март белән чагыштырганда 26% ка диярлек арткан.

Әйтик, 2026 елның апрелендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан сату-алу шартнамәләре нигезендә хокукларның 15 243 күчүе теркәлгән булса, март нәтиҗәләре буенча – 12 113.

Шул ук вакытта торак күчемсез милеккә карата ДКП нигезендә хокуклар күчү саны тулаем Татарстан буенча 17,5% ка (4 894 тән 5 749 га кадәр), турыдан – туры Казанда-18,6% ка (1 937 дән 2 298 гә кадәр) арткан.

Шәхси торак йортларга (844 тән 1 103 кә кадәр) һәм җир кишәрлекләренә (5 796 дан 7 766 га кадәр) карата килешүләр саны тагын да сизелерлек арткан. Шул рәвешле, апрельдә әлеге объектларга ихтыяҗ 30% тан артыкка арткан.

Агымдагы елның 4 ае эчендә ведомство тарафыннан ДКП нигезендә хокукларның 48 меңгә якын күчеше теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч аз гына аерылып тора - бары тик 2,6% ка арту ягына. Әмма быелның апрелен узган ел белән чагыштырсак, уңай динамика ачыграк күренә (+19%). 

Беренчел күчемсез милек базарына килгәндә, быел биредә вәзгыять тигезрәк: өлешле төзелештә катнашу буенча теркәлгән килешүләр саны буенча март һәм апрель күрсәткечләре бер-берсеннән әллә ни аерылмый: теге айда да, икенче айда да 1,5 мең ДДУ теркәлгән.   Гомумән алганда, 2026 елның гыйнварыннан апреленә кадәр 6 531 ДДУ теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 7% ка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International