31 майда эчке эшләр органнары системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр оешуга 91 ел тула.
Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән хезмәткәрләрне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Евгений Краснобаев, Динар Нигъмәтуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Хәялиев котлады.
Һөнәри бәйрәм хөрмәтенә хезмәт вазыйфаларын үтәүгә намуслы караулары, югары нәтиҗәләргә ирешүләре өчен алдынгы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
Бәйрәм белән!