Раифа Богородица ирләр монастыренда балалар бәйрәме узды

2026 елның 2 июне, сишәмбе

Яшь кунаклар өчен мастер-класслар, ярминкәләр, күңелле уеннар һәм конкурслар әзерләнде. Иҗат коллективлары бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Усанов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Данис Сәләхетдинов, Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Денис Лулаков, Раифа Богородицкий ирләр монастыре наместнигы игумен Марк (Виленский), Казан епархиясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе протоиерей Святослав бар.

Теләге булганнар махсус хәрби операциядә катнашучылар белән рухи-патриотик әңгәмәдә катнаштылар, хәрбиләргә хатлар яздылар, сугышчы-интернационалистлар музееның «Вакыт безне сайлады»күргәзмәсендә булдылар. Кунаклар өчен миссионер әңгәмәләре һәм Раифа Богородица монастыре буйлап экскурсияләр оештырылды.

Бәйрәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл фатихасы белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International