Хәзер тизләтелгән тәртиптә башкарыла торган теркәү гамәлләре исемлеге киңәйтелде
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, физик һәм юридик затлар өчен теркәлү гамәлләре төрләре исемлегенә яңа позицияләр өстәлгән. Аерым алганда, гражданнар өчен дә, оешмалар өчен дә хәзер машина урыннарына хокукларны тиз арада теркәү мөмкин. Моннан тыш, шул ук тәртиптә торак булмаган биналарны, мәсәлән, келәтләрне рәсмиләштерергә мөмкин. Мондый объектларга хокукларны теркәү өчен гади язма рәвештә рәсмиләштерелгән сату-алу шартнамәсе (гавами сатулардан тыш) таләп ителәчәк.
«Росреестр күчемсез милек өлкәсендә дәүләт хезмәтләре сыйфатын арттыру буенча системалы эшне дәвам итә, бу күчемсез милек объектларын тиз арада рәсмиләштерү буенча кайбер процедураларны уңайлырак итә. Мондый хезмәтләр мөмкин кадәр оператив рәвештә күрсәтелә – гариза һәм документлар пакеты бирелгәннән соң бер эш көненнән дә артык булмаган вакыт эчендә», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Шулай ук физик һәм юридик затлар өчен шартнамә нигезендә барлыкка килә торган ипотеканы дәүләт теркәвенә алу мөмкин булмаган күчемсез милек объектлары исемлеге төгәлләштерелде. Мондый мөмкинлек берничә кадастр округы территориясендә урнашкан милек комплексларына һәм күчемсез милек объектларына кагылмый.
Тизләтелгән тәртиптә башкарыла торган теркәү гамәлләре төрләренең тулы исемлеге белән Росреестр сайтында танышырга мөмкин. Документларны дистанцион рәвештә - Хезмәт порталындагы шәхси кабинет аша яки шәхсән – МФЦның теләсә кайсы офисында тапшырырга мөмкин.