Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Саннар артына качып котылып булмый
2013 елның 20 декабре, җомга
Яшел Үзән муниципаль район Советының утыз җиденче сессиясендә 13 мәсьәлә тикшерелде. Көн тәртибе буенча депутатлар иң беренче итеп районның агымдагы елның шушы чорына социаль үсеш нәтиҗәләре турында башкарма комитетның икътисади анализ бүлеге җитәкчесе Роза Семенова чыгышын тыңлады.
Дөресен генә әйткәндә, бу мәсьәлә берничә утырыш-киңәшмәдә тикшерелде инде. Чыгыш саен зурдан кубып федераль инвестицияләр җәлеп иткән «Тандер» үзәге, М-7 индустриаль паркы, «Яңа Тура» технополисының Яшел Үзән үсешенә нинди зур икътисади этәргеч ясавы депутатларның, чакырылган кунакларның «тешенә тия» башлады бугай, «Серго исемендәге завод»ның генераль директоры Радик Хәсәнов түзмәде, Яшел Үзәннең ике данлыкны – Горький исемендәге һәм Серго исемендәге заводларының Яшел Үзәнгә күпме матди байлык китерүе турында реплика атты һәм ул бик урынлы булды, дип уйлыйм. Чыннан да, чын патриотлар булсак, без, иң беренче чиратта, үзебезнекеләрне күрергә тиешбез. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева киләсе елга район бюджеты һәм 2015-2016 елларга планнар белән таныштырды.
Икътисади үсеш турында докладны да, икенчесен дә депутат Руслан Зәйнетдинов яклап чыкты. Чөнки даими комиссияләрдә алар ныклап тикшерелгән. Монда барысы да исәпкә алынганлыгы ассызыкланды.
Сессиядә катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары Александр Гусев Яшел Үзән районының республикада барлык күрсәткечләр буенча иң уңышлы районнарының берсе булуын горурланып сөйли. Әмма өч кире күрсәткечне берничек тә яшереп калып булмый шул. Беренчедән, уртача хезмәт хакы республиканыкыннан шактый түбән (республикада якынча 26 мең сум булса, бездә – якынча 19 мең сум). Икенчедән, кече предприятиеләр буенча бездәге хәл республика җитәкчелеген аптырашка калдыра. Районда эшмәкәрлек өчен шартлар җитәрлек булса да, бу тармакта шөгыльләнергә теләүчеләр бик аз. Һәм берничә ел инде моның сәбәбен аңлата алучы юк. Шулай ук демография хәле дә шатландырмый. Туучылар саны үлүчеләргә караганда барыбер ким. Ә бит яшь буын – районың киләчәге. Бу юнәлешләрдә киләсе елда актив эш көтүен Александр Гусев тагын бер кат искәртте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге җитәкчесе Таһир Җиһаншинның да чыгышы тоташ саннардан тора иде. Алар буенча караганда барысы да яхшы кебек. Хезмәт хакы да авыл хуҗалыгы өлкәсендә якынча 17 мең сум, начар дип әйтеп булмый. Әмма саннарны алып атып, алга куелган максатларга ирешү-ирешмәү турында сүз алып барганда, хәлләр әллә ни мактанырлык та түгел. Хезмәт хакын гына алыйк. Бу сан «Майский» комбинаты һәм кошчылык фабрикасы кебек эре предприятиеләрдәге хезмәт хакы аркасында шулай күренүен җитәкче яшерми.
Сессиядә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары итеп яңадан Фоат Шәмсиев сайланып куелды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев, шәһәр һәм районыбызның мактаулы гражданнары катнашты.
Күптән түгел барыбыз да РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын зур игътибар белән тыңладык. Анда муниципаль берәмлекләргә зур игътибар бирелгән. Алар көчле булганда гына, илебез көчле булачак. Барыбыз бергә җиң сызганып эшләгәндә, әлбәттә.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 7 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 8 июне
2026 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез җилнең тиз көчәюе 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр) булган яшен; локаль боз.
6
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 июне
2026 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метрга җитә.
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз