Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Авылга ярдәм өзелмәячәк
2013 елның 20 декабре, җомга
Җомга көнне районыбызда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә мәртәбәле чара үткәрелде. Авыл җирендә кече эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган бу җыенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Идел буе зонасы районнары вәкилләре катнашты.
Алдан ук шуны әйтәсе килә: районыбыз хуҗалыкларының эшләре кунаклар алдында кызарырлык булмады. 2013 елда, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 23,9 центнер уңыш җыеп алып, район республика буенча бишенче урынга чыкты. Шәхси хуҗалыклар да әйбәт кенә күтәрелеп килә. Бүгенге көндә аларның саны 12249га җиткән. Дәүләт ярдәменә таянучылар да ишәйгән. Җәмгысы 234 658 177 сум ташламалы кредит һәм субсидиядән файдалана авыл хуҗалыгы эшкуарлары. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин үзенең чыгышында әйтүенчә, хакимият, аеруча, терлек асрап көн күрүчеләргә булышлык күрсәтүне күз уңында тота. Быел дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры асраучы хуҗалыкларга сөт саву аппараты бүләк итеп бирелде. Андыйлар бездә 32 хуҗалык. Норлатта «Нур» муниципаль унитар предприятиесенең ачылуы да сыер тотучыларның хәлен җиңеләйтте. Ноябрь аенда эшли башлаган предприятие тәүлегенә 1 тонна сөт җыя башлаган да инде. Иделнең уң ягында да хәзер сөтен кая куярга белмичә иза чигүче юк. Районыбыз фермер хуҗалыклары белән дә мактана ала. Илнур Мадьяров, Светлана Идиатуллина, Булат Җиһаншин кебекләрнең эшчәнлеген үрнәккә куярлык.
Халык аптырарга
тиеш түгел
Әлеге семинар-киңәшмә Олы Яке авылы җирлегендә башланып китте. Кунаклар андагы гаилә хуҗалыклары белән танышып чыкты. Әйтергә кирәк, барысында да уңай тәэсир калдырды аларның эшчәнлеге.
– Кыю рәвештә, чын-чынлап гаилә белән бергә эшли торган хуҗалыклар оештырганнар монда! – дип Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, Олы Яке уңганнарының мөстәкыйльлегенә соклануын белдереп.
Чараның йомгаклау җыелышы Яшел Үзәндәге Горький исемендәге мәдәният сараенда узды. Дәүләт Советы рәисе авылларда фермер хуҗалыклары, гаилә хуҗалыклары оештыруда дәүләтнең роле турында җентекләп сөйләде анда. Шәхси эшен оештырырга теләгән авыл кешесе, кая барып бәрелергә белмичә, аптырап йөрергә тиеш түгел. Авыл җирлеге башкарма комитетлары андый тырышларга беренче адымнарында ук ярдәм итәргә тиеш. Авылларда гаилә хуҗалыклары оештыру зур социаль мәгънәгә ия. Эшсезлекне бетерүдә, эчкечелек кебек бозык юлларга кертмәүдә, гаиләләрне саклап калуда ышанычлы терәк булып тора ул чара.
– Дәүләт авыл халкына киләчәген кайгыртып, мөстәкыйль эшен булдыруда ярдәм итәчәк! – дип белдерде Дәүләт Советы рәисе.
Иң-иңнәрне бүләкләделәр
Әлеге җыелыш бүләкләүләр белән тәмамланды. Фермер хуҗалыклары һәм гаилә хуҗалыклары оештыру буенча алдынгы авыл җирлекләре Дәүләт Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Яшел Үзән районыннан Олы Карагуҗа авылы җирлегенең эшчәнлеге мактауга лаек булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгеләрдә дә безнең районныкылар җиңүчеләр рәтендә әйтелде. «Иң әйбәт фермер хуҗалыгы» номинациясе буенча – Булат Җиһаншин, «Иң әйбәт гаилә хуҗалыгы» номинациясе буенча Илнур Әхмәтшакиров бүләкләнде. Җаваплылыгы чикләнгән ВЗП «Заволжье» җәмгыятенең баш икътисадчысы Гөлчәчәк Галимуллина һәм чит ил техникасы буенча әйдәп баручы инженеры Фидаил Тимершин «РТ агропром комплексының иң яхшы белгече» дип аталган бәйгедә җиңү яуладылар һәм һәркайсы 100 мең сумлык грантка ия булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
«Майский» уңышлары
Моның ише зур җыеннарның тагын бер уңай ягын әйтәсе килә. Журналистларга анда җитәкче даирәләр белән дә очрашырга мөмкинлек туа. Безгә җаваплылыгы чикләнгән «Майский теплица комбинаты» җәмгыяте генераль директоры Илшат Ганиев белән сөйләшеп алырга насыйп булды. Җитәкче җәмгыятьнең быел ирешкән уңышлары белән уртаклашты. Сөенерлек эшләре байтак икән. Узган атнада гына җәмгыятьнең яңа җылылык һәм электр үзәге эксплуатациягә тапшырылган. Барлыгы 430 млн сумга төшкән Австрия техникасы предприятие өчен зур таяныч булып тора һәм шулай ук яшелчәнең үзкыйммәтен сизелерлек очсызландырырга мөмкинлек бирә. «Майский»да эшләүче яшь гаиләләр өчен быел 55 фатирлы яңа йорт та төзеп тапшырылган һәм тагын яңасына нигез салынган. Булачак өйнең беренче катында балалар бакчасы да булачагын аеруча шатланып сөйләде Илшат Газим улы. Аена уртача 26000 сум хезмәт хакы түләгән җәмгыятьтә эшлисе дә эшлисе генә, дип әйтәсе кала безгә.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 7 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 8 июне
2026 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез җилнең тиз көчәюе 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр) булган яшен; локаль боз.
6
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 июне
2026 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метрга җитә.
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз