Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Иман камиллегенә этәрүче бәйрәм
2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Яшел Үзән мәдрәсәсендә Гашура көнен билгеләп уздылар. Быел да әлеге чарага шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар җыелды.
Мөхәррәм аеның унынчы көнендә мөселман дөньясы Гашура көнен билгели. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Аллаһ Тәгалә җирне вә күкне Гашура көнендә бар итте. Атабыз Адәм (г.с)не һәм Анабыз Һәва (р.г.)не Гашура көнендә яралтты. Җәннәтне бу көндә булдырды һәм атабыз Адәмне оҗмахка кертте», – дигән. Һәм тагын: «Ибраһим (с.г.в.) Гашура көнендә тугандыр. Аллаһ Тәгалә аны Нәмрүднең утыннан Гашура көнне коткаргандыр, юлның тугрысын да Гашура көнендә күрсәткәндер», – дип тә өстәгән. Менә шулай бу көнне пәйгамбәрләр Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә дә ирешкән.
Мәдрәсәдә узган бу чарага 100дән артык кеше (80нән артык бала һәм аларның әти-әниләре) килде. Шәһәрнең 5нче, 7нче, 16нчы мәктәпләрендә укучылар, мәдрәсәгә укырга йөрүчеләр һәм башкалар бик актив катнашып, Коръән аятьләре укып, осталыкларын күрсәттеләр, яттан матур-матур шигырьләр сөйләп тә таң калдырдылар. Балаларның шулай дини чараларга битараф калмавы, сөенә-сөенә һәр бәйрәмгә ашкынып килүләре, елдан-ел Ислам нигезләренә тирәнтенрәк төшенүләре, иманлы булып үсүләре үзе бер шатлык. Әти-әниләре дә күбесен озатып килгән. Алар арасында катнашучылардан иң күбесе мөгалиммә Салисә ханым җитәкчелегендә 16нчы мәктәп укучылары булды. Җыелучылар Габделхәмит хәзрәт вәгазь-догаларын да йотлыгып тыңлады. Бу чарада һәр бала үзенең өлешен кертергә, үз белгәннәрен күрсәтергә тырышты.
Аннан соң кичә, тәм-томнардан сыгылып торган, табын артында дәвам итте. Мөселманнар оештырган һәр чараның шулай чәйләп узуы да күңелле. Табын янында яңа дуслар табарга, фикер алышырга, уртак тел табарга, киләчәккә планнар корырга да җай чыга. Бу юлы телеңне йотарлык тәмле пылауны кунакларга Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм мәдрәсәдә уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил хәзрәт Зәйнуллин ярдәме белән пешергәннәр. Табынны Фәридә, Рәмилә, Дамира, Гөлфия, Ләлә ханымнар тырышып әзерләгән. Әлеге чараны Яшел Үзән мөслимәләре җәмгыяте рәисе Фәрзәнә ханым Хәлиуллина һәм аның урынбасары Тәнзилә ханым Әхмәтханова оештырып, табынга татлы ризыкларын да үзләре алып килгән.
Соңыннан һәр балага иганәче – эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин ярдәме белән әзерләнгән Яңа ел бүләкләре дә тапшырдылар. Әнвәр әфәнденең мәдрәсәдә оештырылган чараларда катнашучыларга менә шулай бүләк әзерләве беренче тапкыр гына түгел.
Бәйрәмнән кунаклар шатланышып таралышты. Киләсе елгысына да алар хәзердән үк әзерләнә башламакчы. Чөнки Коръән аятьләрен, гарәп телен, дога-намазларны өйрәнү җиңел эш түгел ул.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 7 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 8 июне
2026 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез җилнең тиз көчәюе 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр) булган яшен; локаль боз.
6
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 июне
2026 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метрга җитә.
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз