Һөнәри бәйрәм алдыннан тантаналы чара узды.
Зеленодольск районында 49 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм мәктәпкәчә төркемнәре булган 9 гомуми белем бирү оешмасы эшли. Балалар бакчаларына 8 меңләп бала йөри.
Муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, районда 1631 мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре эшли.:
- Тәрбияченең хезмәте аеруча кадерле һәм мөһим, чөнки балачакның беренче елларында һәр баланың киләчәк уңышына нигез салына.
Районда уңайлы белем бирү мохите булдыруга һәм үстерүгә аерым игътибар бирелә. «Гаилә» милли проекты буенча Октябрьский бистәсендә 260 урынлык яңа балалар бакчасы төзелеше төгәлләнә.