Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Танайда апаслылар танылды
2013 елның 31 декабре, сишәмбе
Татар Танае урта мәктәбе шимбә көнне гөрләп торды. Уку йорты һәрвакыт шулай җанланып тора инде дисәгез дә, декабрьнең 21е күпләрнең исендә калырдай вакыйгалы көн булды. Мәктәпнең спорт залында барлыгы 65 яшь көрәшче җиңү яуларга ашкынып бил алышты бит ул көнне.
Кыш уртасында җәйге сабантуйны хәтерләткән кызу ярышка Яшел Үзән каласы, Осиново бистәсе, Күгәй, Татар Танае, Мамадыш Әкил авыллары һәм күрше Апас районы көрәшчеләре җыелды. Авырлыклары 27 килограммнан алып 105 килограммга кадәр булган балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча бар төр авырлык категорияләрендә чын-чынлап спорт ярышы үткәрелде.
Көрәшне яратмаучы юктыр ла ул. Әгәр булса да, Азамат Мухаметшин чыгышларын күрсә, һичшиксез, бу ярышка битараф кала алмас иде андый кеше дә. Күрше Апас районыннан килгән Азамат барысын мөкиббән иттерде шул үзенә. Һәр көрәшен чиста җиңү белән төгәлләп сокландырды ул тамашачыны. Бик яшь тә әле үзе – өченче сыйныфта укый икән кунагыбыз. Кай арада шулай остарган диген! Шаккаткан халык аның һәр җиңүен алкышларга күмде. Өлгер көрәшче, көндәшләрен аркаларына салып, 32 килограммлылар категориясендә беренче урынны яулады. Афәрин, Азамат! Батыр булып үсеп җитлегүен телисе килә аңа.
Балалар һәм яшьләр арасындагы көрәш ярышлары шунысы белән дә кызыклы: анда һәрчак яңа сәләтле спортчылар ачыла. Бу юлы Апас районы егетләре танылды. Шушы Танайдагы ярыш нәтиҗәләре белән дәлиллим фикеремне. Авырлык категорияләре буенча 1нче урынны: 32 килограммлылар арасында - Азамат Мухаметшин, 36 килограммлылар арасында – Марат Гайнетдинов, 40 килограммлылар арасында – Данил Назмиев, 43 килограммлылар аарасында – Булат Вәлиев, 50 килограммлылар арасында – Раил Фәсхетдинов, 50 һәм авырраклар арасында Илшат Ибатуллин яулады. Җиңүгә ирешкән бу егетләр барысы да Апас районыныкылар! Зуррак авырлык категорияләре буенча да ким-хур булмады алар - икенче-өченче призлы урыннарны эләктерделәр апаслылар.
Танайда райондашларыбыз да танылды анысы. Бигрәк тә Күгәйдән килгән Алмаз Шәйхенуров егетләрен әйтәсе килә. Рәмзис Заһидуллин (65кг)һәм Әсгать Шагиевка (80кг) үз авырлыкларында тиңнәр булмады. Ярыш хуҗаларын Эдуард Менделуц (75кг) танытты. Яшел Үзән командасы Айнур Салаватов (60кг), Булат Ганиев (55кг)һәм Даут Гайнуллин (46кг) җиңүләре белән горурлана ала...
Балалар һәм яшүсмерләр ярышыннан һәркем дә сабак алгандыр дип уйлыйм. Зур җиңүгә ирешкән Апас районы командасының тренеры Ринат Гыйлмановның:
- Көрәш түземлелек сорый торган спорт – бүген уйлап иртәгә көрәшче булып булмый әле. Моның өчен даими өйрәнергә, даими шөгыльләнергә кирәк! Аннары без көрәшчеләребезне ярышларда катнаштырырга тырышабыз. Яшләр бүтәннәрдән өйрәнәләр, көрәшә-көрәшә ныгыйлар, остаралар, - дигән сүзләре, һичшиксез, игътибарга лаек.
Яшьләрне ярышларда ешрак катнаштырырга кирәк. Көрәшче булу тумыштан да килүе мөмкин, әмма тәрбия дә әһәмияткә ия. Гомумән, спорт – тәрбия чарасы да. Татар Танае мәктәбеннән башка мәктәпләр дә үрнәк алсын иде. Әйтик, Норлат, Мулла Иле, Күгеш, Түбән Урысбага мәктәпләрендә ник спорт ярышлары уздырмаска! Кыш озын, вакыт җитәрлек.
Ярышта катнашучыларның тагын бер уртак фикерен җиткерәсе килә. Көрәшчеләр гадел хөкем иткән судьялар: Ирек Зәйнуллин, Илдус Рәхимов, Азат Тимуршин, Фирдүс Зәйнуллинга рәхмәт буелдерделар. Шулай ук әлеге олы чараны оештыруда җан атып йөргән мәктәп директоры Венера Гариповага һәм мадти ярдәм күрсәткән “Красный Восток-Агро” җәмгыятенә рәхмәт әйттеләр. Яңа елда яңа ярышлар көтәбез.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 7 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 8 июне
2026 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез җилнең тиз көчәюе 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр) булган яшен; локаль боз.
6
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 июне
2026 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метрга җитә.
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз