Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Безнең чыршыны иң матуры, диделәр!
2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Бу Яңа ел төп бәйрәм урынын үзгәртү белән дә истә калыр, – дип сүзен башлады муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров узган бәйрәмнәргә йомгак ясаганда. – «Авангард» стадионы мәйданын сайлап, ялгышмадык, дип уйлыйм. Киләчәктә без аны актив ял итү зонасы буларак та файдаланырга телибез. Төп чыршының республикада аналоглары юк һәм ул Яшел Үзәннең бизәге булып торды озын-озак бәйрәм көннәрендә. Бу 20 метр биеклектәге кабатланмас чыршыны хәтта ТР Иҗтимагый палата комиссиясе дә югары бәяләп китте. Очрактан файдаланып, Горький исемендәге завод хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерергә кирәк.
С.Егоров билгеләвенчә, бәйрәм чаралары 25 декабрьдә үк башланып, «Родина» мәдәният сараена районның иң сәләтле балалары чакырылып, аларга истәлеккә сәгатьләр һәм «Яшел Үзәннең киләчәге» дигән күкрәк билгеләре бирелгән. 100гә якын укучы Казанга Президент чыршысына барса, авыл җирлекләрендә 3 меңгә якын бала чыршы бәйрәмнәрендә бәйрәм иткән.
– Олимпиада уты эстафетасының Зөя утрау-каласына килүе шулай ук онытылмаслык вакыйга булып истә калыр. Быел без бу утрауны кышкы әкияти Буян утравына әйләндердек: урамнарын кар һәм боз фигуралары белән бизәдек, чыршы утырттык, яңа сәүдә рәтләре куйдык, – дип сүзен дәвам итә С.Егоров. – Олимпия эстафетасында катнашучылар һәм кунаклар утрауның бизәлешен бик ошатып китте. Яңа ел кичендә төп мәйданда куелган зур экран аша телевизион программаларны трансляцияләү, яшел үзәнлеләрнең СМС-котлауларын һәм шулай ук ТР һәм РФ президентларының котлауларын бирү тагын бер күңелле яңалык иде. Яңа ел мәйданнарында барлыгы 20 меңнән артык кеше булды. Кызганычка, һава канцеляриясенә генә рәхмәт әйтә алмыйм. Көтелмәгән җылылык боз фигураларын, катокларны һәм тауларны эретте.
Бәйрәм чорында мәдәният сарайларында 30га якын Яңа ел чарасы үткәрелеп, аларда 10 меңнән артык бала катнашты. Боларга спорт чараларын да өстәргә кирәк. Алар да киеренке һәм кызыклы узып, балаларга кышкы каникулны файдалы итеп үткәрергә ярдәм иткән.
Бәйрәмнәрнең төп өлеше узса да, иске Яңа елны озатсак та, алда, ягъни, 19 гыйнварда христиан динен тотучыларның зур бәйрәме – крещение була. Бу көнне алар йола буенча, көннең нинди булуына карамастан, махсус ясалган бәкеләрдә су коена. Яшел Үзәндә әлеге бәйрәмнәрдә, гадәттә, Раифа җирлегендәге монастырь янындагы күлгә халык җыела. Яшел Үзәннән генә түгел, Казаннан да килүчеләр күп була анда. Быел, кызганычка, көннәр җылы торгач, сулыкларда боз калын түгел. Шуңа күрә крещение йоласын үтәүдә кыенлыклар булырга мөмкин. Бу хокук тәртибен саклаучылардан да, иң мөһиме – халыктан зур игътибар таләп итәчәк. Боз өстенә күпләп кеше керү тыелачак. Бу көннәрдә Яшел Үзән хокук тәртибен саклаучыларга Казаннан чакырылган солдатлар да булышлык күрсәтәчәк. Крещение салкыннары килә дип тә ышандыра безне синоптиклар.
–Үзара аңлашу булса, бу бәйрәмне дә тыныч кына, йоласына туры китереп, уздырып җибәрербез, – дип нокта куйды район башкарма комитеты җитәкчесе. Әмма, сакланганны Аллаһ саклар, дигән әйтем монда бик тә урынлы булыр.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 7 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 8 июне
2026 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез җилнең тиз көчәюе 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр) булган яшен; локаль боз.
6
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 июне
2026 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метрга җитә.
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз