Эчке эшләр бүлеге республикада III урында

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 2013 елга нәтиҗә ясалды. Ел җиңелләрдән булмаса да, хезмәткәрләр зур чаралар уздырганда җәмәгать тәртибен нык саклаган. Универсиада барганда да гражданнарның һәм кунакларның иминлеге тәэмин ителгән. Бүлекнең эффектив эшчәнлеге буенча республикада III урынга чыгуы мәгълүм чынбарлык.
Җәмәгать урыннарында былтыр 531 җинаять теркәлгән. Урамнарда калдырылган «тимер ат» хуҗалары автомашиналардан урлаулар буенча – 84, кузовлары җимерелү турында 34 тапкыр хәбәр иткән. Шундый җинаятьләрне кисәтү максатыннан рейдлар үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International