Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Яшел Үзән табиблары кисәтә
2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Салкын кыш үзенекен итә. Бу араларда һава температурасы көннән-көн төшә. Кайбер авыл җирлекләрендә, шәһәрдән аермалы буларак, терекөмеш баганасының утыздан шактый гына аска төшкән урыннары бар. Кыш салкынсыз булмас анысы, шулай да мондый аномаль температура озакка гына сузылмасын. Салкыннар көчәйгән бу көннәрдә сәламәтлегебезгә игътибарлы булырга, җылы киенеп йөрергә, балаларны кисәтеп һәм һава температурасы белән кызыксынып торырга кирәк. Сизмичә дә калырсың, бәла-каза чыгуы бар.
–Мондый салкыннарда балаларга, әби-бабайларга, шулай ук антидепрессант һәм башка төр психотроп препаратлар кабул итүче кешеләргә, балыкчыларга һәм аучыларга өйдә утырырга киңәш итәм, – ди Яшел Үзән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенең өлкән табибы В.Евдокимов. –Ә инде эшләргә мәҗбүр булганнарга берничә “алтын” кагыйдәне онытмаска кирәк. Тән өши, калтырый башласа, тирә-як белән кызыксыну хисе бетсә, тизрәк җылы бинага керү ягын эзләргә кирәк. Болар гипотермия ягъни тән өшүнең беренче билгеләре.
Белгеч фикеренчә, мондый хәлдән җылы чәй эчеп яисә ашап котылырга була. Ә инде кеше нык өшесә, аңын югалтырга мөмкин, бу очракта тизрәк “Ашыгыч ярдәм”не чакыртырга. Күбрәк эчәргә (җылы чәй яисә кофе) кирәклеген дә беләбез. Чөнки кеше тирләп, сыеклыкны күп югалта, ә ул организмның туңуына китерә. Тирләмәс өчен артык төренергә дә кушмыйлар. Салкыннарда җиңел, катлы-катлы һәм табигый тукымадан тегелгән өс киеменә өстенлек бирү әйбәт булыр.
–Иң мөһиме баш турында онытмаска, чөнки кеше эчке җылысының өчтән бер өлешен баштан югалта, – ди В.Евдокимов.– Кысан киемнәр кан әйләнешенә комачаулый, шуңа күрә салкыннарда иркен киемнәр кию зарури. Әлбәттә инде, күбрәк хәрәкәтләнергә, алка-йөзекләр кимәскә, тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр эчмәскә киңәш итәм. Шунысы да мөһим, тән өшүне таный дә белергә кирәк. Тән башта агара, аннан соң сизми башлый. Шунда ук тәннең бу урынын җылыта, әкрен генә ышкый башларга кирәк. Кисәтеп әйтәм, бервакытта да өшегән урынны кар яисә бияләй белән ышкымагыз. Беренче ярдәм күрсәтеп тә, тән сизмәсә һәм кызармаса, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бәхеткә, бу салкын көннәрдә район территориясендә өшеп, ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Күз тимәсен. Салкын сакланганнары “тешләми”.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 7 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 8 июне
2026 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез җилнең тиз көчәюе 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр) булган яшен; локаль боз.
6
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 июне
2026 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метрга җитә.
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз