Яшел Үзәндә Пушкинны искә алдылар

2014 елның 8 феврале, шимбә
9нчы лицейда Онегин укулары булды. Анда Түбән Новгород, Мгадан, Казан кебек шәһәр мәктәпләреннән килгән укучылар чыгыш ясады. Укучылар Пушкин иҗаты турында фикер алышты, докладлар укыды. Мастер-класслар үткәрелде. Онегин укулары, традиция буенча, бал белән тәмамлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International