Яшел Үзәндә бердәм транспорт картасы гамәлгә кертелде

2014 елның 8 феврале, шимбә
1 февральдән республика халкы транспорт картасын кайда сатып алуга карамастан куллана ала.
Хәзер картаны Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Узән шәһәрләрендә сатып алып Казанның теләсә кайсы җәмәгать транспортында кулланырга була. Һәм киресенчә, пассажир Казанда сатып алган карта белән әлеге шәһәрләрдә йөри ала. Транспортта йөрү өчен түләү ташучылар тарифы нигезендә башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, “Транспорт картасы” проекты – Татарстан Республикасы җәмәгать транспортында йөрү өчен электрон пластик карта ярдәмендә түләү системасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International