”Майский” агрокомбинаты артык энергияне сата башлады

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
“Майский” комбинатының энергия үзәгеннән “Челтәр компаниясе”нең бүлү челтәрләре егәрлек ала башлады. Әлеге вакыйга Татарстан энергосистемасы өчен зур әһәмияткә ия.
“Майский” энергия үзәге – заманча мини җылылык электр станциясе. Ул теплица комбинаты өчен төп энергия чыганагы. 2011 елда энергия системасы чыгымнарын киметү максатында төзелгән булган. Шуннан бирле теплицада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешкә бәяләр артмаган. Әмма бу системаны эшкә җиккәннән соң, егәрлекнең артык калуы ачыкланган. Нәтиҗәдә хәлдән чыгу җаен тапканнар: артык энергияне “Челтәр компаниясе”нә җибәрергә булганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International