Яшел Үзән көрәшчеләре Биектаудан җиңү яулап кайтты

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
Көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тренерлары Рамил Садыйковның йөзенә кызыллык китермиләр – яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Алмаз Әхмәтҗанов үз авырлыгында беренчелекне алса, Ислам Әшрәфҗанов икенче урынга лаек булды, ә Айнур Салаватов өченче урынга чыкты. Дүртенче урынны яулаучы Булат Ганиев тә Рамил Садыйковта шөгыльләнә.
Ярышлар Татарстан Республикасы беренчелегенә әзерлек йөзеннән үткәрелгән иде. Бу ярышларга Айнур Салаватов белән Булат Ганиев барачак, аларның авырлыгы ярышлар таләбенә туры килә. Ә Ислам белән Алмаз исә Урал беренчелегенә әзерләнә. Бу егетләрдән бары тик җиңү көтәргә кирәк. Узган ел Алмаз Әхмәтҗанов татар-башкорт көрәшендә Урал беренчелеген яулап кайткан иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International