Яшел Үзәнгә икътисад министры килә

2014 елның 4 марты, сишәмбе
6 мартта 18 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән шәһәре һәм районында эшмәкәрлекне үстерү буенча координацион советның киңәйтелгән утырышы була. Утырышта ТР Икътисад министры М. Шаһиәхмәтов катнаша. Утырыш программасында - кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасын тикшерү, министр М. Шаһиәхмәтов һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре чыгышы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International