Язның үзе кебек сез - ягымлы, гүзәл һәм җылы

2014 елның 7 марты, җомга
Кадерле хатын-кызлар!
Шәһәр һәм районның барлык ир-егетләре исеменнән һәм шәхсән үземнән язның беренче бәйрәме – 8 Март уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез! Нәкъ менә шушы бәйрәм сезнең чын матурлыгыгызны күрергә мөмкинлек бирә. Сез безгә үзебезгә ышаныч арттырасыз, матур эшләргә рухландырасыз, авыр минутларда ярдәмгә ашыгасыз.
Сезгә озак елларга җитәрлек нык сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет-шатлыклар телибез. Тормышыгызда шатланыр һәм сөенер өчен сәбәпләр чыгып кына торсын, йортыгызда тынычлык булсын. Яхшы кәеф һәрвакыт юлдашыгыз булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International