Татарстанда ике йөздән артык торак пунктын су басарга мөмкин

2014 елның 22 марты, шимбә
Татарстанда 220 торак пунктны су басарга мөмкин, дип хәбәр итә “Хезмәт байрагы” газетасы. Беренчел фаразлар буенча Биектау, Яшел Үзән, Буа, шулай ук Татарстанның үзәк көнчыгыш районнарына шундый куркыныч яный. Стихиягә каршы көрәшергә кирәк булган очракта ТР МЧСының оператив төркеме хезмәткәрләре һәрвакыт әзер торырга тиеш. Республикада мондый төркем биш, аларның һәркайсы Татарстанның конкрет бер районына беркетелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International