Яшел Үзәндә волейбол ярышлары узды

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Яшел Үзәндә Татарстан МЧСы тармаклары арасында волейбол буенча республика ярышлары тәмамланды. Ярышларның Яшел Үзәндә узуы инде традициягә әйләнде. Призлы урыннарны алу өчен тугыз тармактан килгән волейболчылар ике көн ярышты.Узган елгы призер – Әлмәт командасы (ОПФС-2) үзенең уңышын быел да раслады, беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Икенче урында Түбән Кама волейболчылары. “Бронза” исә Казан спортчылары кулында.Хәзер исә җиңүчеләр “Динамо” беренчелегендә МЧСның республика ведомствосы данын яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International