«Үлемне кайда саталар? Хәбәр ит!»

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Республикада мартның 18еннән әнә шундый исемдәге акция башланып китте.
Ул ун көн дәвам итәчәк. Наркоконтроль хезмәтенең барлык бүлекләрендә кайнар линияләр эшләячәк. Әгәр кемнең дә булса наркотик кабул итүен, наркопритон тотуын белсәгез яисә наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы фактлар мәгълүм булса, наркополицейскийларга шалтыратып хәбәр итегез. Телефон: 5-55-00.
Шулай ук республика наркоконтроль идарәсенә дә шалтыратырга мөмкин. Телефон: 8-843-274-30-30 һәм 273-43-45.
Әлеге телефоннарга тәүлек әйләнәсендә шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук наркотикка бәйле кешеләрне дәвалау турында да белешә аласыз.
Мәгълүматларыгызны идарәнең интернеттагы сайтында да калдырырга була:
http:ufskn.tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International