Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Мәктәпләрдә беренче имтиханнар башланды
2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Быел шәһәр һәм район урта мәктәпләрен тәмамлаучы 667 укучының 114е алтын һәм көмеш медальгә исәп тота ала, әмма урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат алганчы, берничә фәннән имтиханны уңышлы тапшырып, 11 ел дәвамында яхшы укыганыңны расларга кирәк.
Укучылар, бигрәк тә бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) тапшыручылар, алда торган сынауларга әзер. 21 март көнне XI сыйныф укучылары математикадан профильле сынау тапшырды да инде. Әти-әниләр һәм балалар арасында “пробный экзамен” дип аталып йөргән бу сынауны, сораштырулардан күренгәнчә, укучылар әйбәт язган, әмма төгәл нәтиҗәләре бары тик 12-15 көннән соң гына билгеле була.
XI сыйныф укучыларының дәүләт имтиханнары 26 майда башлана. Бу көнне сайлап алган фән – география һәм әдәбияттан сынау тапшырырга мөмкин. Быел XI сыйныф тәмамлаучыларның барысы да, гадәттәгечә, рус теленнән һәм математикадан, өстәмә рәвештә сайлап алган тагын бер фәннән имтихан тапшырырга тиеш. Укучыларның зур күпчелеге өстәмә фән буларак җәмгыять белемен сайлаган: 312 егет һәм кыз шушы фәннән сынау тотачак. Бәхеткә, физикага өстенлек бирүчеләр дә аз түгел: андыйлар – 270 кеше. Чит телләрдән, шулай ук татар теленнән имтихан (ул бердәм республика имтиханы дип атап йөртелә) бирергә теләүчеләр аз. Химия, тарих, биологиядән сынау бирергә әзерләнүчеләр байтак.
–Рус теленнән имтихан – 29 майга, математикадан 5 июньгә билгеләнде, – дип сөйли мәгариф идарәсенең өлкән методисты Светлана Савельева. – Сынаулар шәһәрдә 11нче лицейда һәм 15нче урта мәктәптә уза. Районның Идел аръягы зонасында белем алучы балалар сынауны Норлат урта мәктәбе базасында тапшырса, совхоз зонасы авылларында урнашкан мәктәпләрдә укучылар Васильевоның 2нче урта мәктәбенә бара. Нигезле сәбәп аркасында имтиханны вакытында бирә алмаучыларга аны 16-19 июнь көннәрендә тапшырырга рөхсәт ителә.
Мәктәпләрнең 1376 укучысы IX сыйныфны тәмамларга әзерләнә. IX сыйныф укучылары имтиханны шәһәрдә – 1нче һәм 9нчы лицей, 10нчы гимназия, районныкылар Норлат һәм Васильевоның 2нче урта мәктәбә базасында тапшырачак. Алар да төп – математика һәм рус теленнән имтихан бирә һәм, сайлап алып, җәмгыять белеме, физика, химия, биология, информатика, инглиз теле кебек фәннәрдән сынау тапшырырга тиеш.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз