Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Тракторларны энә күзеннән үткәрделәр
2014 елның 28 марты, җомга
Күптән түгел «Красный Восток»- Агро» җәмгыятенең «Сельхозтехника» оешмасында авыл хуҗалыгы тракторларына, прицепларга һәм үзйөрешле башка техникага техник күзәтү уздырылды.
Аның гамәли өлеше «Гостехнадзор» район инспекциясенең техник караулары белән башланды. Җәмгыятьнең 86 тәгәрмәчле, 5 чылбырлы тракторы, 16 тагылма арбасы бар. Баш инспектор Мансур Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге комиссия аларның һәркайсын энә күзеннән үткәреп кабул итте.
Әлеге күрсәтмә чарада үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга техник карау хөкүмәт куйган таләпләргә туры китереп башкарыла. Алар арасында иң мөһимнәрдән берсе – техниканың дәүләт теркәве узган булуы һәм тракторчының үзе белән тиешле категория куелган йөртү таныклыгы булуы. Тракторларның төзеклеге катгый инструменталь контроль аша уза, ягъни руль һәм тормоз системалары, двигательнең дөрес эшләве махсус приборлар белән тикшерелә. Шулай ук үзйөрешле машинаның ничек техник хезмәт күрсәтелүенә, ремонтлануына, тышкы кыяфәтенә, буялуына, арткы якны күрсәтү көзгесе булуына, сигнал утларының төзеклегенә әһәмият бирелә. Тракторның янгын сүндергеч, аптечка белән комплектландырылуы да мөһим.
Техника кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәскә тиеш, – ди Мансур Мөхәммәтҗанов.
Прицеплар дәүләт теркәве узган, ремонтланган-буялган, куркынычсызлык троссы куелган булырга тиеш. Шулай ук үзлегеннән кузгалып китүне кисәтүче башмаклар булу, яктылык һәм кисәтү сигналларының эшләве шарт. Арбаларны тышкы яктырту приборлары белән җиһазлау мәҗбүри чара. Арба яктыртылмау аркасында, республикада ел саен кеше үлеме белән тәмамланучы фаҗигаләр була.
Күгештә физик затлар әлеге җаваплы чараны елның-елында беренчеләрдән булып һәм тиешле таләпләргә туры китереп башкаралар. Быел да механизаторлар үзләренең эшләрен җиренә җиткереп үтәгәннәр. Техник карау уздырган «Гостехнадзор»ның район буенча бүлек башлыгы Мансур Мөхәммәтҗанов алар эшеннән канәгать калуын белдерде һәм башкаларга үрнәк итеп куйды.
Марат Закиров.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз