Яшел Үзәндә Динә Гарипова концерты була

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
7 апрельдә Горький исемендәге мәдәният сараенда Татарстанның атказанган артисты, Яшел Үзән кызы Динә Гарипованың концерты була. Мондый концертларны берне генә күрсәтмәде инде, диючеләргә шуны белдерәбез: бу аның Динә Гарипованың хәйрия фонды кысаларында беренче һәм уникаль концерты. Концертта мәдәният сараенда шөгыльләнүче үзешчән артистлар, “Йолдызлык-2014” фестивалендә җиңеп чыгучылар да катнаша.
Концерттан кергән акчаның бер өлеше Яшел Үзән төбәгендәге талантлы балаларга ярдәм буларак биреләчәк. Белешмә өчен телефоннар: 4-25-82, 4-22-81.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International