Яшел Үзәндә чисталык ике айлыгы башланды

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Кызу-кызу атлап, яз килә! Быел ул, чыннан да, иртә килә. Кар күзгә күренеп юкка чыга бара һәм, кар беткән урыннар чүп-чар оясына охшап кала. Шуларны җиң сызганып җыештырмый торып, бернинди матурлык та күренмәячәк. Тирә-юньне җыештыру һәм төзекләндерү максатын күздә тотып, район башкарма комитеты махсус кара кабул итте. Ул карарда әйтелгәнчә, 26 марттан башлап, район һәм шәһәр территориясендә җыештыру һәм төзекләндерү чаралары узачак. Һәм ул чаралар ике ай буе дәвам итәчәк. Хөрмәтле райондашлар, әйдәгез, тирә-юнебезнең матурлыгын күрик дисәк, себерке һәм тырмага ябышыйк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International