Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Гөбенәдә һәм Зөядә боз китте китүен...
2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Ташулар быел иртә башланды. Ул һәр елда да үзенчәлекле үтә. Узган ел Рус Әҗәле, Мамадыш-Әкил, Өтәшкә авылы җирлекләренә кергән авылларда катлаулы хәлләр китереп чыгарган иде. Быелгысы ничек узуы турында без әлеге авыл җирлекләре башлыклары белән телефон аша сөйләшеп белештек.
Николай Тухтаркин (Өтәшкә авылы җирлеге):
– Быелгы язгы ташу тыныч үтә дисәк тә ярый. Зөя белән Гөбенәдә боз китте инде. Гөбенә елгасы Зөягә кушылган җирдә, боз өелеп, суны буды, су, күтәрелеп, Бузайга килеп җитте. Шул тыгылган урында Гадәттән тыш хәлләр минстрлыгы хезмәткәрләре бозны шартлаткач, су шундук чигенде. Бүгенге көндә су боз өслегеннән 60 сантиметр гына югары, шуңа күрә куркыныч юк. Әмма су булмавы да безгә кыенлыклар тудыра. Буаларыбыз корый, ә алар авылларда янгын чыкканда ут сүндерергә кирәк була ич.
Гөлнара Семахина (Рус Әҗәле авылы җирлеге):
– Былтыргы су басу кабатланмады, Аллаһка шөкер. Кар суы булды, 24 мартта кичен кырга төшеп җәелде ул. Узган ел дамба ясаткан идек, су авылларга керә алмады. Бүгенге көндә Гөбенәдәге су биеклеге 70 сантиметр тора, ул безнең өчен куркыныч түгел.
Фәнис Мирхәтуллин (Мамадыш-Әкил авылы җирлеге):
– Гөбенә күтәрелеп алды, әмма авылга кереп җитмәде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы егетләре боз тыгылып өелгән җирне шартлаткач, елга бик тиз үз ярларына кайтты. Хәзер куркыныч артта калды дисәк тә, тынычланырга иртәрәк дип уйлыйм. Кисәк кенә җылытып яңгырлар яуса, су нык күтәрелүе ихтимал. Җир каткан, суны сеңдерми әле. Аннары Иделдә дә ташу китмәде бит. Анда ул-бу килеп чыгып, су күтәрелсә, ул безгә дә килеп җитәчәк. Шуңа күрә елганы күзәтеп, су биеклеген үлчәп кенә торабыз: бүген аның биеклеге җитмеш сантиметр чамасы.
Сораштыруны
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз