Яшел Үзән суднолар төзү заводы 2017 елда Вьетнамга ике “Гепард” төзеп тапшырачак

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы Вьетнамга ике яңа 11661Э “Гепард-3.9” төзеп тапшырачак, дип хәбәр итә, предприятиенең финанс отчетына таянып, Jane's. Сак корабларын төзү буенча контрактка кул 2011 елда куелган иде. Предприятиенең генераль директоры Ренат Мистахов белдергәнчә, заказчыга беренче фрегат – 2016 елда, икенчесен 2017 елда биреләчәк.
Бүгенге көндә Вьетнам Хәрби-Диңгез көчләрендә “Гепард-3.9” проектлы ике кораб хезмәт итә инде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International