Яшел Үзән пенсионерларын компьютерда эшләргә бушлай өйрәтәләр

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшендәгеләр өчен компьютер курслары эшли. Компьютерда эшләргә өйрәнергә теләүче апа-абыйларны, дәү әни һәм дәү әтиләрне Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан урамының 1нче йортына урнашкан мәшгульлек үзәгенә чакыралар. Курсларга 5нче кабинетта язалар. Үзегез белән паспортыгызны һәм пенсия кенәгәсен алырга онытмагыз. Телефон 5-56-91.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International