БДИның тест өлеше бетерелә

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Киләсе елдан мәктәп укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарының А блогындагы сорауларга җавап бирүдән “коткарачаклар”. Ягъни А блогындагы җавапларның дүрт варианттан берсен сайлап ала алмаячаклар, дип хәбәр итә “Известия” газетасы. Хәзер бит укучыга, бәхет елмайса, шул тәкъдим ителгән дүрт җавапның берсе белмәгән очракта да туры килергә һәм дөрес булып чыгарга мөмкин иде.
Барлык гуманитар фәннәрдән телдән имтихан бирү планлаштырыла. Дәүләт имтиханы язма формадан тулысынча электрон форматка күчәчәк.
Үзгәрешләр агымдагы елның августыннан да калмый әзер һәм 1 сентябрьгә укытучыларга да, укучыларга да билгеле булырга тиеш, чөнки 2015 елдан бердәм дәүләт имтиханы яңа тәртиптә биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International