Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
9 Май җитә, ә эшлисе эшләр күп әле
2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү буенча оештыру комитеты киңәшмәсендә сугыш кырында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр, обелисклар, зиратларны төзекләндерү, реконструкцияләү турында сүз барды.
Ветераннарның яшәү шартларын яхшырту шулай ук игътибар үзәгенә алына. Шушы араларда гына 40 ветеранның торак шартлары тикшерелеп, 26сының фатирын төзекләндерергә кирәклеге билгеле булган. Бу очракта күбрәк ялгыз яшәүче, ярдәмчесез калган ветераннар турында сүз бара. Моның өчен барлыгы 2 миллионга якын суммада акча таләп ителә. Зур предприятиеләрдә эшләп киткән ветераннар фатирларына ремонтны предприятиеләргә беркетү мәсьәләсен дә читкә куймыйлар. Авыл җирләрендә яшәүчеләргә килгәндә, кайберләренә, канализация уздыру, су кертү, юл салу кебек, бюджет күтәрә алмаслык эшләр таләп ителергә мөмкин. Кыскасы, һәр очракны аерым карап, шәхси рәвештә хәл итәргә туры килер. Болардан тыш, шәһәр урамнарына Советлар Союзы Герое Николай Алтынов һәм күптән түгел генә вафат булган Яшел Үзәннең Мактаулы гражданины ветеран Евгений Тиховнин исемнәрен бирү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булачак. Исемнәре Хәтер китабына кертелмичә калган сугышчылар ачыкланып тора. Өстәмә том нәшер ителгән очракта, аларның исемнәрен кертү турында да онытмаска кирәк.
Тагын бер мөһим сорау урын ала: ветераннарның сәламәтлеген кайгырту уңаеннан, тар белгеч-табибларның консультациясен оештырырга кирәк. Әлбәттә инде, поликлиникаларда да дефицит булган табибларның ветераннарны өйләренә барып карау мөмкинлеге булыр дип ышандыру дөреслеккә туры килә алмастыр, мөгаен. Ә менә медицина үзәкләреннән табибларны түләүле юл белән чакыртуны оештыруны тәкъдим иткән авыл башлыклары булды. Бу катлаулы, әмма кирәкле теманың минздрав программасына кертелгән булуы да мәгълүм.
Сугыш һәм тыл ветераннарына хәзер социаль паспортлар тутыра башлаганнар. Бу эш бик кыска вакыт эчендә, ягъни 1 майга кадәр тәмамланырга тиеш. Әлеге мәсьәлә социаль яклау бүлегенә йөкләнгән. Паспортта төп мәгълүматлардан тыш, торак шартлары, сәламәтлеге торышы да күрсәтелергә тиеш. Муниципаль районда андый паспорт тутырылырга тиеш булган 4 меңнән артык кеше исәпләнеп, аларның барысына да йөреп чыгарга социаль хезмәткәрләр өлгермәскә, шуңа күрә әлеге четерекле эшкә башка урыннарда эшләүчеләр дә җәлеп ителергә мөмкин.
– 70 еллыкка әзерләнгән чорда бар мәгълүматны, тарихны озак еллар сакланган «сандыктан» чыгарырга туры килер, – ди, әлеге теманың мөһимлеген ассызыклап, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров. – Бу юнәлештә авыл башлыклары җирлекләргә беркетелгән кураторлар белән бергә эшләсәләр җиңелрәк булачак. Фатирларга ремонт эшләрен быел, 9 Майга кадәр үк, башлап җибәрергә кирәк безгә. Вакыт уза, ветераннарны кадерләп калырга өлгерик.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз