Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Яшел Үзән яшьләре читкә китәргә хыяллана
2014 елның 11 апреле, җомга
Хәзер кече калалардан яшьләрнең китүе зур проблемаларның берсенә әйләнеп бара. Яшел Үзән дә искәрмә түгел. Сер түгел, яшьләрнең күбесе Казанны сайлый, Мәскәү юлларын таптаучылар һәм чит илләргә агылучылар да шактый. Бу кече шәһәрләрдә халыкның картаюына, интеллектуаль потенциалның кимүенә китерә. Яшьләр миграциясенең сәбәпләрен ачыклау максатыннан чыгып, вуз һәм ССУЗ студентлары арасында сораштыру уздырганнар һәм анда 220ләп студент катнашкан.
–Вуз студентларының – 45, ССУЗларның 17 проценты үз киләчәген Яшел Үзән белән бәйли, – дип сөйли бу уңайдан КНИТУ-КАИның Яшел Үзән машиналар төзү һәм информацион технологияләр институты (филиал) директоры Хәния Кадыйрова. –Вузлар чыгарылыш укучыларының – 55, ССУЗларның 83 проценты шәһәрдән китәргә җыена. Шул ук вакытта без алардан ни өчен уку йортын Яшел Үзәндә сайлаулары белән кызыксындык. Моны вуз студентлары территориаль яктан уңайлы булу белән аңлатса, ССУЗда укучылар матди яктан отышлылык белән аңлата. Югары уку йортын тәмамлаучыларның күбесе (83%) эшкә урнашканда бары үзенә генә ышанса, ССУЗ тәмамлаучылар – ата-аналарына һәм туганнарына (77%).
Респондентлар шәһәрдән китүнең сәбәбен беренче чиратта матди якка сылтый. Эш таба алмау икенче урынга куела. Предприятиеләрдә хезмәт хакының лаеклы дәрәҗәдә булмавын, карьера үсеше ягыннан мөмкинлекләрнең аз булуын һәм торак мәсьәләсен хәл итүнең катлаулылыгын билгеләгән респондентлар күп. Яшьләр хезмәт хакының түбән, ТКХ тарифларының югары, медицина хезмәтенең түбән булуын төп проблема итеп билгели.
Респондентлар матди кыйммәтләрне, әйтик акча, әйбәт эш, белем алу, фатирлы булуны мөһим урынга куя. Алар артыннан бәйсезлек, киләчәккә ышаныч, җәмгыятьтә лаеклы урын табу, сәламәтлек, әйбәт ашау-эчү, матур киенү, ата-аналарны кайгырту һәм сәяхәткә бару кебекләр бара. Ата-аналарны кайгырту – соңгы урында! Минемчә, бу безне уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш.
“Җирле власть яшьләр ялына кирәгенчә игътибар бирәме?”– дигән сорауга респондентлар уңай җавап бирми. Проблеманы яшьләрнең иҗтимагый оешмаларда катнашмавы катлауландыра, – ди Х.Кадыйрова. – Аларның күбесенең ялны интернет белән аралашып, компьютер уеннарын уйнап, телевизион программалар карап уздыруы да безне борчылырга мәҗбүр итә. Барысын да виртуаль аралашу алмаштыра. Ә менә яшьләрнең армиядә хезмәт итүгә уңай каравы шатландыра. Анкеталарны анализлау яшьләрнең фикерләве белән теләкләре арасындагы каршылык булуын күрсәтә һәм бу проблеманы системалы рәвештә, бөтен структуралар белән тыгыз элемтәдә торып хәл итәргә кирәк.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз