Динә Гарпова сериалда төште

2014 елның 11 апреле, җомга

Динә Гарипова Беренче каналда күрсәтеләчәк “ Кураж» сериалында эпизодик роль башкара.

8 серияле фильм 14 апрельдә – Алла Пугачевага 65 яшь тулган көнне күрсәтелә башлый. Динә монда Мосфильм сәркатибе ролен башкара.
“Мин беренче тапкыр кинода төштем, – дип сөйли Динә үзе. – Бу эпизодик роль. Минем героиням характерын күрсәтә белгән, әмма бераз мәзәгрәк, үзен-үзе бик карап йөри торган кеше. Үзенең персонасының Мосфильмда мөһимлеген һәм күп нәрсәнең нәкъ менә аннан торганлыгын аңлый”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International