Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Яшел Үзән төбәге авылларында чүп түгү проблемасы бар
2014 елның 13 апреле, якшәмбе
–Авылда чүп контейнерлары аз, шуңа күрә кеше чүпне теләсә кая түгәргә мәҗбүр. Чүп контейнерларын арттырырга мөмкин микән? Һәм чүп түгүгә кагылышлы тагын бер сорау бар. Балаларыбыз Казанда яши, ә авылда пропискада тора. Авылда теркәлгәнгә күрә, чүп-чарын Казанда түксә дә, ЖКХга алар өчен дә акча түләргә мәжбүрбез. Минем кебек, Казанда укучы, йә эшләүче баласы булган гаиләләр һәр авылда бар. Шушы мәсьәләне янә бер кат аңлатып языгыз әле.
Мамадыш-Әкилдән бер укучыгыз.
Без бу сорауларга ачыклык кертү максатыннан, иң беренче чиратта, Мамадыш-Әкил авыл җирлегенә шалтыраттык. Авыл башлыгы Фәнис Мирхәтуллин бу җәһәттән менә нәрсә диде:
–Хәзерге вакытта Мамадыш-Әкил авылында 3 җирдә барысы 11 контейнер тора: икесе – авыл башында, берсе – авыл уртасында. Практикадан күренгәнчә, бу гына аз. Өстәмә контейнерлар сатып алу һәм урнаштыру өчен, авыл җирлегенә район бюджетыннан акча бүленгән иде. Быел җәйгә 12 өр-яңа чүп-чар контейнеры сатып алып, шуның 8ен Мамадыш-Әкил авылына урнаштырырга исәпләп торабыз. Контейнер мәйданнарын ясарбыз. Халык та, үзе яшәгән җирне пычратудан курыкмый һәм чүп-чарын контейнерларга салмый, ә авыл янындагы аулак урыннарга ташлап калдыра.
Идел аръягы авылларында чүп-чар чыгару белән Норлат коммуналь-торак хуҗалык шөгыльләнә. Без укучыбызны борчыган ошбу сорауны Норлат ЖКХсы җитәкчесе Равил Бәхтияровка да җиткердек.
–Без Норлат зонасы авылларындагы чүп-чар контейнерларын махсус төзелгән график буенча түгеп торабыз, – диде ул. – Мамадыш-Әкилдән чүпне җомга көнне “КамАЗ” машинасы җыеп алып китә. Контейнерлар янына капчыкка салып куелган чүпне дә, аунап һәм тирә-юньгә таралып ятмасын өчен, кул белән машинага төйийбез. Чүпне чыгарырга техника да, кешеләр дә җитәрлек, әмма монда шуны да әйтергә кирәк: Мамадыш-Әкил – зур авылларның берсе. Яз көне юл өзеклегендә машина белән һәр урамга да кереп булмый, шуңа күрә чүп-чарны авыл халкы, Мулла Иле, Олы Ачасыр, Норлаттагы кебек, теләсә-кая ташлап калдырмыйча, булган контейнерларга салсын иде.
Чүп-чарны түккән өчен түләү бәяләренә кагылышлы сорауга Норлат коммуналь-торак хуҗалыкның абонент бүлеге хезмәткәре Зөлфия Бикмөхәммәтова болай дип җавап бирде.
–Чүпне түккән өчен түләү мәсьәләсе буенча халыкның соңгы елларда шикаять-үтенечләр белән мөрәҗәгать иткәне юк иде. Бу сорауны авыл җыеннарында да бирмиләр, чөнки ул хакта халыкка күп мәртәбә аңлаттык, сөйләдек. Халык, чүп-чарны түккән өчен, гамәлдәге законнар нигезендә түләгәнен яхшы белә: шәхси секторда яшәүчеләр – пропискада торган кеше саныннан, ә күп катлы йортларда яшәүчеләр торак мәйданы зурлыгыннан чыгып түләргә тиеш. Закон шәһәрдә яшәүчеләр өчен дә, авыл халкы өчен дә бер үк. Шулай да шәһәрдә яшәүче авыл балалары турында аерым әйтергә кирәк. Чыннан да, авылда пропискада торып, шәһәрдә укучы һәм эшләүче яшьләр байтак. Аларның бер өлеше закон нигезендә тулай торакта яши, икенчеләре – фатирда. Тулай торакта вакытлыча теркәлеп яшәүчеләр, чүп-чарны түккәнгә авылда түләмәс өчен, шәһәрдә яшәү турында белешмә алып кайтып бирергә тиеш.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз