Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Яшел үзәнлеләр Гагарин укуларында катнашты
2014 елның 13 апреле, якшәмбе
Исән булса, быел Юрий Гагаринга 80 яшь тулган булыр иде. Аның безнең арабызда булмавына ышанасы килми. Аны белүчеләр өчен ул мәңге яшь булып калды.
Ел саен Юрий Гагаринның туган көнендә аның исеме бирелгән шәһәрдә Гагарин укулары була һәм бирегә космонавтлар, галимнәр, конструкторлар, кешенең беренче тапкыр космоска чыгуы белән бәйле һөнәр ияләре, бүген һавага ракета күтәрүчеләр җыела. Бу көнне шәһәр халкы һәм бирегә килгән кунаклар космонавтлар, туганнары, дуслары белән аралашу мөмкинлеге ала.
Гагарин укуларын Юрий Гагаринның якын дусты , очучы-космонавт Алексей Леонов оештыра. Быел да безгә – 3 гимназиянең космонавтика музее җитәкчесе Л.Колесниковага, музейның элеккеге әгъзасы Т.Чихиринага, хәзерге музей әгъзалары Сөнгатуллина Карина һәм Чихирин Тимофейга шушы укуларда катнашырга туры килде.
Беренче килгән көнне үк беренче очыш музеенда булдык. Аннары шәһәрнең үзәк мәйданында Гагарин истәлегенә багышланган митингта булдык.
Гагарин укуларына 17 космонавт: А.Леонов, В.Горбатко, әтиле-уллы космонавтлар Волковлар, В.Джанибеков, Ю.Батурин, Ю. Лончаков, П.Климчук, С.Крикалев, А.Арцебарский, А.Березовой, Б.Волынов, Ю.Романенко һәм башкалар килгән иде. Алар арасында космоска очарга әзерләнүче летчиклар да бар иде. Мәсәлән, Сергей Рыжиков тумышы белән Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән. Без аның белән таныштык һәм фотога төштек. Тизрәк космоска күтәрелүен теләдек. Татарстаннан да космонавт булачак әле!
Тантаналы кичәдә Алексей Леонов үзенең дусты турында бик җылы итеп сөйләде. Юра максатчан, чиктән тыш киң күңелле кеше булган “Ул безне космоска чакырды!” ди Леонов. Иосиф Кабзон да Гагарин шәһәренә 36нчы тапкыр килгән икән инде. Космонавт дуслары турында ул да бик җылы итеп сөйләде. Россиянең халык артисты һәм Смоленскидан килгән ансамбль чыгышы кичәнең бизәге булды.
Без бу укуларга бик нык әзерләндек. Шагыйрә Елена Абрамовага мөрәҗәгать иттек. Ул безнең докладларга нинди матур шигырьләр язып биргәнне белмәгез икән сез! Ә Яшел Үзән композиторы Константин Гурин шушы шигырьгә карата музыка язды һәм Гагаринга багышланган искиткеч яхшы җыр туды.
Гагарин укуларында Чихирин Тимофей чыгышы барысына да ошады. Ул Юраның тормышын үзенеке белән чагыштыра-чагыштыра бик кызыклы итеп чыгыш ясады. Ә Каринаның чыгышы Юраның әнисе Анна Тимофеевнага багышланган иде. Икесе дә шушы бөек затларга карата шигырьләрен укыдылар. Тимофей “ Земля в иллюминаторе” җырын да бик үзенчәлекле итеп башкарды.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз